Баулыда Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көне бара

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Тавыш бирүнең төп көне-1 июль. Әмма барысы да максималь куркынычсыз үтсен өчен, сайлау участоклары атна дәвамында, 25 июньнән 30 июньгә кадәр эшләячәк.

Сайлау участокларында әлегә кеше бик аз. Алар бер ишеккә керә, икенчесеннән чыга. Перчаткалар һәм битлекләре булмаган һәркемгә аларны керү юлында бирәләр. Каләмнәр дә бирелә. Аларны сайлаучылар үзләре белән алып китә ала.

Керү юлында - дезинфекцияләүче келәм. Сайлау комиссиясе вәкилләренә паспортны тавыш бирүчеләр читтән генә күрсәтә. Тавыш бирү процедурасы түбәндәгечә: баулылар бер-берсеннән бер ярым метр арада басып, тавыш бирү өчен үз чиратларын көтә. Дистанция - мәҗбүри. Тавыш бирү уза торган залга берәр кеше кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International