Баулыда бәйрәм концерты булды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 24 июнь көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары кысаларында Баулы шәһәренең төп мәйданында бәйрәм концерты булды.

М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты солистлары һәм коллективлары, шәһәр үзешчәннәре, яшь талантлар якташлары өчен җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International