Баулылар "Хәтер шәме" кабыздылар

2020 елның 23 июне, сишәмбе

«Хәтер шәме» мемориаль акциясе ел саен Россиядә уза.

Кичә Баулының түбән өлешендә «Хәтер шәме» дигән мемориаль акция узды. Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган мемориал янында сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, акция символы - шәмнәр кабыздылар.

Чарада Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International