Баулы районында реконструкциядән соң обелиск ачтылар

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген, Хәтер һәм матәм көнендә, Баулы районының Хансевәр авылында реконструкциядән соң обелиск ачу тантанасы булды.

Ремонтны нефтьчеләрнең финанс ярдәме белән башкарганнар, алар реконструкцияләүгә 95 мең сум акча бүлеп биргән.

Обелискны тантаналы төстә ачу барышында чәчәкләр һәм веноклар салдылар, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Обелискны ремонтлау вакытында мәрмәр плитәләр куелган, аларда һәлак булучыларның исемнәре уеп язылган. Яңартылган обелискка Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International