Бүген, Хәтер һәм матәм көнендә, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән берлектә район җитәкчеләре Баулының түбән өлешендәге «Ватан» паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар.
Шәһәрнең бу өлеше Баулы өчен зур тарихи әһәмияткә ия. Биредә урнашкан һәрби комиссариаттан баулыларны фронтка озатканнар. Халыкка сугыш башлану турында хәбәр ителгән беренче митинг та нәкъ менә биредә – 1нче мәктәп янында булдган.