Сак булыгыз: шторм кисәтүе

2020 елның 19 июне, җомга

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу аркасында шторм кисәтүе игьлан ителде, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.

Әлеге карар, беренче чиратта, урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу аркасында кабул ителде. Ул 20сеннән алып 26 июньгә чаклы дәвам итәчәк.

Янгын чыгу куркынычы булган чорда урманга баручылар, табигать кочагында ял итәргә яратучылар хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Чөнки янгыннар урман хуҗалыгына шактый зур зыян сала, югалтулар китереп чыгара.   Шуны искәртик, хәвеф­сез­л­ек кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, ут торак йортларга да кү­чәргә мөмкин бит.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International