17 баулылыга юбилей медальләре тапшырылды

2020 елның 19 июне, җомга

Кичә район ветераннар Советында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшыру тантанасы булды.

Әлеге лаеклы бүләкне ветераннар хәрәкәте активистлары алды. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале Баулы районы ветераннар Советы Президиумының 17 әгъзасына һәм ветераннар хәрәкәте активистларына тапшырылды.  Алар арасында табиблар, нефтьчеләр, торак-коммуналь хуҗалык белгечләре, укытучылар һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International