Кичә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тавыш бирү көнендә иң күп кеше җыелачак объектларны карап чыкты.
Алар арасында шәһәр генә түгел, авыл сайлау участоклары да бар. Коронавирус инфекциясе йокмасын өчен, участокларда максималь саклык чаралары күрелгән.
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән. Бу - чәршәмбе, әмма көн ял көне булачак. Илебездә яшәүче һәр кеше җавап бирергә тиешле сорау болай яңгырый: "РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсыз?" Җавап вариантлары ике - "әйе" һәм "юк". Тавыш бирү җиде көн - 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу берьюлы күп кешеләрне участокларда җыймас өчен эшләнде.
Тавыш бирү барлык җиде көн дәвамында максималь саклык чаралары шартларында узачак.
Керү бер яктан булачак, чыгу юлы - икенче яктан. Керү юлында дезинфекцияләүче келәм куелачак, кемгә кирәк - саклану чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар биреләчәк. Чыгу урынында кулланылган битлекләр, перчаткалар һ.б. өчен урналар куелачак. Һәр сайлаучыга тән температурасын үлчиячәкләр. Һәр сайлау участогында медицина хезмәткәре кизү торачак. Сайлаулар контактсыз узачак. Бюллетень алу өчен паспорт күрсәтергә кирәк, тик сайлау комитеты әгъзасы аны кулга алырга тиеш түгел. Бюллетень алуда граждан үз имзасын үзе куя, ләкин һәркем үз ручкасы белән. Һәр сәгать саен барлык сайлау участокларында санитар эшкәртү үткәреләчәк.