Бүген, 17 июнь көнне, эш визиты белән Баулы муниципаль районында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Ногуманов Р. Г. булып китте.
Ул районның иҗтимагый советында, район эчке эшләр бүлегендә, "Таттелеком", үзәк район хастаханәсендә булды. Нугуманов Р.Г. короновирус таралу буенча оператив мәгълүматлар һәм Баулы районы территориясендә короновирус таралуга каршы көрәш чаралары белән танышты. Очрашу ахырында Рафил Габдрәфыйкович эшлекле очрашуда катнашучыларга конструктив диалог һәм мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерде.