Район башкарма комитеты һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре составындагы эшче комиссия, алкогольле продукцияне ваклап сату ситуациясен анализлау максатыннан, авыл кибетләрендә булды.
Алкогольле продукция белән легаль сәүдә оештырылмаган яки ассортимент җитәрлек дәрәҗәдә булмаган урыннарда легаль булмаган төстә спиртлы продукция һәм көмешкә сату өчен җир барлыкка килә.
Комиссия Александровка, Мортаза, Кырым-Сарай, Кызылъяр авылларындагы кибетләрдә булды. Тикшерү барышында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре социаль әһәмиятле товарларга мониторинг та үткәрде. Шулай ук Фәнис Яруллин музеенда өлкән буын вәкилләре белән планлаштырылган очрашу үтте, аның барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләделәр, файдалы мәгълүмат белән буклетлар тараттылар һәм сорауларга тулы җаваплар бирелде.