Баулыда чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды. Тантаналы чара 5нче мәктәптә дә узды.

Быел аттестатларны тапшыру гадәттәгечә булмады, пандемия шартларында бәйрәмдә катнашучылар күп түгел иде. Бәйрәм чарасын директор урынбасары Елена Елисеева алып барды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.

5нче мәктәпне быел 35 укучы тәмамлый. Аларның дүртесе - медалистлар. Укытучылар сүзләренә караганда, бу иң сәләтле чыгарылыш. Алар арасында республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International