Баулыда "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясе узачак

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

22 июнь - Хәтер һәм матәм көне. Ел саен бу көнне «Хәтер шәме» акциясе уза. Бөтен Россия буенча миллионлаган шәмнәр кабызыла.

Быел, карантин чаралар белән бәйле рәвештә, «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге барлык баулыларны «Хәтер шәме» акциясендә яңа форматта катнашырга чакыра.
Акциядә катнашу өчен, 22 июнь көнне 21: 00 сәгатьтә йортыгыз тәрәзәсендә, Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган, тыныч тормышыбызны саклап калган барлык кешеләр истәлегенә Хәтер шәме кабызырга һәм урнаштырырга кирәк. 
Шул ук көнне 12 сәгать 15 минутта бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International