Быел ел саен үткәрелә торган Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган республика акциясендә Баулы районының 50дән артык оешмасы һәм гаиләсе катнашты.
Бүләкләү Баулы район Советы бинасында узды. Анда Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов катнашты.
«Иң яхшы гаилә» номинациясендә Новозареченск бистәсеннән Никулиннар гаиләсе җиңүче булды, «Иң яхшы оешма» номинациясендә - Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә - 12нче «Алтынчәч» балалар бакчасы җиңде, «Иң яхшы мәктәп» дип 4нче гимназия танылды.
Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Хәлил Мөстәкыймов Баулы районы җитәкчелегенең экология өлкәсендәге тырыш хезмәтен, шулай ук безнең районның төрле экологик акцияләрдә даими җиңүче булуын билгеләп үтте.
Айгөл Идиятуллина