Бүген ГХАТ бүлегендә яшүсмерләргә Россия гражданины паспортын, шулай ук «Татарстан Республикасының Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» дигән мактаулы билгесен нефтьче-ветеран Чулпан Фәтхуллинга тапшыру тантанасы узды.
Күптән түгел 14 яшь тулган ике баулылы - Карина Головач һәм Марк Кәримов тантаналы шартларда паспортлар алдылар.
Ветераннар хәрәкәтендә тырыш һәм инициативалы катнашуы, Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашканы өчен "Баулынефть" НГДУсы ветеран оешмасы рәисе Чулпан Гали улы Фәтхуллин "Татарстан Республикасы Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" мактау билгесе белән бүләкләнде.
Фото: Ләйсән Галимова