15 июньнән Россия Федераль салым хезмәте шәхси кабул итү өчен салым инспекцияләрен ача. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, салым инспекциясенә алдан язылу буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Язылу 1 июньнән башланды. моның өчен «Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу» сервисын кулланырга яки 8 (800) 222-22-22 телефоны буенча Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенә шалтыратырга була.