Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген, 10 июнь көнне, Таллы Күл бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Сәлимә Ямалниева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ветеранны гомер бәйрәме белән иң якын кешеләре - балалары, оныклары Һәм оныкчыклары котлады. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева район җитәкчелеге исеменнән иң изге теләкләрен җиткерделәр, юбилярга дәүләт башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International