9 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы булды. Чара онлайн режимында узды. Аны үткәрү вакытында Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды.
Ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфада эшләгән Рәис Динә Гыйззәтуллина һәм рәис урынбасары Руслан Садриев яңадан сайланды.
Иҗтимагый совет рәисе аның эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук Росреестрның дәүләт хезмәтләрен күрсәтү - хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә алу процессын бәйсез анкеталау нәтиҗәләре белән таныштырды.
Моннан тыш, әлеге утырыш кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Иҗтимагый совет әгъзаларына яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында Татарстан Росреестрының гариза бирүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде.
Иҗтимагый советның киләсе утырышын 2020 елның августында үткәрү планлаштырыла.