Баулы районына "Ярдәм янәшә!" акциясе буенча азык-төлек җыелмаларының өченче партиясе килде

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Хәйрия хәрәкәтенең автопоезды Баулыга "Ярдәм янәшә!" акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясен алып кайтты.

Волонтерлар җыелмаларны аз тәэмин ителгән 573 баулылыга - шәһәр һәм авыл кешеләренә таратачак. Әлеге хәрәкәт, халыкка ярдәм итү максатыннан, Татарстанда катлаулы эпидемиологик хәлдә булдырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International