6 майдан Баулы балалар сәнгать мәктәбендә бинаны капиталь ремонтлау бара. Ул региональ һәм муниципаль балалар бакчаларын модернизацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә.
Быел Баулы балалар сәнгать мәктәбе «Мәдәният» милли проектына керде (гомуми финанслау 26 млн 590 мең сум). Шуларның 15, 5 млн. сумы федераль бюджеттан субсидияләр хисабына бүлеп бирелгән, республика бюджеты хисабына якынча 11 млн. сум бүлеп бирелгән.
Шулай ук Баулы балалар сәнгать мәктәбе ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәни мохит» милли проектына да керде. Музыка кораллары, тавыш, компьютер җиһазлары, оргтехника, мебель һәм методик әдәбият сатып алуга Татарстан бюджетыннан 7 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә бинаның беренче һәм икенче катларында эшләр бара.
Моннан тыш, мәктәптә түбәләрне, диварларны, идәннәрне, санузелларны капиталь ремонтлау, ишекләр урнаштыру, тәрәзәләрне ремонтлау, бинаның фасадын тышлау, җылыту системасын, электр челтәрләрен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен, видеокүзәтү, янгын һәм сакчылык куркынычсызлыгын алыштыру планлаштырылган.