Баулы социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Ел саен 8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм РФ президентының 2000 елның 27 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган.

Бүген һөнәри бәйрәмнәре белән Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Хөснуллина И.И., авыл җирлеге башлыгы Шакирҗанов Д. Ә. котлады. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары бәйрәм сәбәпчеләренә иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International