Баулыда прокурор вазыйфаларын башкаручы билгеләнде.
Бүген аппарат киңәшмәсендә Баулы районы башлыгы Баулы шәһәре прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марсель Гыймаев белән таныштырда.
М. Гыймаев 1974 елның 25 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. 2000 елда Көнчыгыш икътисад, идарә һәм хокук институтының юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 2000 елдан бирле эшли. Тикшерүче, прокурор-криминалист, Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе, 2017 елдан Әлмәт шәһәре прокуроры урынбасары булып эшли.
Өйләнгән, ике баласы бар.