4,5 меңнән артык Баулы гаиләсе дәүләттән түләүләр алган

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2020 елның май аенда һәм июнь башында балалар өчен түләүләр бирелә башлады. Баулы районында барлыгы 4 мең 755 гаилә дәүләттән ярдәм алды.

Баулы әти-әниләренә түләүләр май аенда ук бирелә башлады. Беренче булып 3 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре акча алды - барлыгы 547 кеше. Ягъни 3 яшькә кадәрге балаларга 15әр мең сум – апрель, май һәм июнь айлары өчен 5әр мең сум түләнде. 

3тән 16 яшькә кадәрге балаларның әти – әниләре (4 мең 208 кеше )  1 июньнән акча ала башлаган.  Алар һәр балага 10 мең сум акча алганнар. Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза биш эш көне дәвамында карала, тагын өч көн дәвамында акча күчерелә. Беренче булып акчаны анкетаны 22 майга кадәр тутыручылар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International