Баулыда шәһәр бассейны су коену сезонына тулысынча әзер

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен 1 июньдә су коену сезоны башлана. Әмма, коронавирус инфекциясе аркасында, быел су объектларына керү юлы ябык, һәм сезон ачылышы билгесез вакытка кичектерелә.

Ачык бассейн 1 июньгә су белән тулган иде инде. Әмма әлегә паркның зур капкалары ябылган. 

- Пандемия аркасында шәһәр бассейнын әлегә ача алмыйбыз, - дип хәбәр итте «Баулы-Горсервис» оешмасы директоры Зәкәрия Сәләхов. - Хәзерге вакытта бассейнда коену тыела, кайчан рөхсәт ителәчәге әлегә билгеле түгел. Киләсе атнада коткаручыларны эшкә алачакбыз. Июнь аенда бассейнда су коенырга ярамый, июль һәм август айларында инде рөхсәт алырбыз дип өметләнәбез. Бассейн бүгенге көндә тулысынча әзер. Санэпидемстанция тарафыннан су пробаларын тикшерү үткәрелде. Аны инде дүрт тапкыр хлорладылар. Бассейн территориясе шулай ук чистартылган һәм тәртипкә китерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International