Июнь аенда Россиядә кыскартылган ике эш атнасы булачак.
12 июнь Россия көне уңаеннан, киләсе атнада 4 эш көне генә булачак. Пәнҗешәмбе, 11 июнь бәйрәм алды көне буларак, 1 сәгатькә кыскартылачак.
Җиңү Парады көне, 24 июнь, Владимир Путин хезмәт хакын саклап калып, ял көне дип игълан итте, 23 июнь көнне 1 сәгатькә кыскартылмаячак, чөнки 24 нче июнь бәйрәм түгел, ә «эш көне» дип санала.