Баулы районында 20 апрельдән 3 июньгә кадәр балаларның юлда җәрәхәт алуын профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар узды.
Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кабат Баулы урамнарында рейд үткәрелде. Сүз уңаеннан, мондый чаралар ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ел да үткәрелә. Чөнки нәкъ менә балалар еш кына юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарына әверелә.
"Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр барлык мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелде. Ә мәктәп укытучылары укучылар белән мондый әңгәмәләрне дистанцион рәвештә үткәрделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре реаль вакыт режимында рейдлар үткәрә", - диде "Баулы-информ" МР Баулы районы буенча ЮХИДИ өлкән инспекторы Илдар Мансуров.
Тулырак мәгълүмат: http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya/v-bavlinskom-rayone-podkhodit-k-kontsu-aktsiya-vnimanie-deti