Баулының өч кешесе "Яшь армия" хәрәкәтендә актив катнашкан өчен "Яшь армия батырлыгы" медаленә лаек булды.
«Яшь армия» хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Баулы хәрби комиссариатында 5 урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучыларына «Яшь армия батырлыгы» медальләре тапшырылды: 1нче дәрәҗә - Юлия Федотовага, 2нче дәрәҗә - Ансель Зангәрәевка, 3нче дәрәҗә - Ансель Нәфиков.