Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Республикада балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул ителде.

Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү баланың йөрү-йөрмәвен исәпкә алып исәпләнәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчалары өчен түләү мәсьәләләре буенча ата-аналар өчен кайнар линия эшли башлады, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

«Хәзерге вакытта барлык исәп-хисаплар башкарылган һәм муниципалитетларга тапшырылган. Муниципалитетларның башкарма комитетлары җитәкчеләренә 2 июньгә кадәр тиешле карарлар кабул итү йөкләнде. Алар инде 12 майдан ук гамәлдә булачак һәм гамәлдә булу вакыты буенча чикләүләр булмаячак», — диелә министрлык хәбәрендә.

Түләү башкарылган булса, ата-аналарга яңадан исәп-хисап ясалачак, дип хәбәр ителә.

Балалар бакчасы өчен түләү белән бәйле барлык сораулар буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линия телефонына(8 (843)294-95-08) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International