Баулы балалар бакчасында бәйрәм үтте

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды.

Бәйрәмчә бизәлгән балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт-күңел ачу чарасы оештырылды. Сабыйлар уеннар уйнадылар, эстафетада көч сынаштылар.

Аннан соң балалар асфальтта төрле төстәге мел белән рәсем ясарга кереште.

Хәзерге вакытта «Бәләкәч» балалар бакчасына 250дән артык бала йөри. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган, музыкаль дәресләр, татар теле, физик культура, логопед дәресләре үткәрелә. Һәрвакыттагыча, рәсем, ритм түгәрәкләре, иртә үсеш мәктәпләре һәм башкалар эшли.

Автор: Айгөл Хөсәенова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International