Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады

2020 елның 22 мае, җомга

2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм  идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.

Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.

Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, бигрәк тә сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала. Моннан тыш, теркәү номерыннан башка хайванны рәсми рәвештә яраксызга чыгарып булмый.

Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту бара, программачыл продуктны гамәлгә кертү операторы буларак «РИВЦ» АҖ эш итә, ул персоналны укыту һәм программачыл продуктны алып бару белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итә.

Унификацияләнгән идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда шулай ук Татарстанның һәр районынның база хуҗалыкларында да башкарылачак.

Кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча, программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) бердәм телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International