Баулыларга "Нефтьче" стадионында һәм "Иволга" футбол кырында спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт бирелде

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районының спорт һәм туризм үсеше бүлеге мәгълүматына караганда, баулыларның барлык категорияләре өчен "Нефтьче" стадионында физкультура белән шөгыльләнү иртәнге 5тән 7гә кадәр, шулай ук 17:00дән 20:00гә кадәр рөхсәт ителә. 15:30дан 17:30га кадәр биредә профессиональ спортчылар, РФ һәм ТР җыелма командалары әгъзалары шөгыльләнә.

Шул ук вакытта түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри: шөгыльләнүчеләр арасында ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш. Бер үк вакытта 20дән артык кеше шөгыльләнә алмый, перчатка-битлек режимын үтәргә кирәк. Стадионнан читкә чыгу, ягъни парк зонасына күчү тыела.

"Иволга" футбол кырында шундый ук таләпләр - кешеләр арасында ара биш метрдан да ким булмаска тиеш, бер вакытта 20дән дә артык кеше шөгыльләнә алмый. Аларда битлек һәм перчаткалар булу зарур.

Биредә халыкның барлык категорияләре дә физкультура белән 5:00дән 7:00гә кадәр, кич белән 19:00 дән 21:00гә кадәр шөгыльләнә ала.

ТР һәм РФ җыелма командалары әгъзалары 9:00дән 12:30га кадәр, 15:00дән 19:00гә кадәр шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International