Баулыда Җиңү паркын реконструкцияләү эшләре дәвам итә

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Эшләрнең төп өлеше - грант акчасына, калганы ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага башкарылачак.

Май бәйрәмнәре вакытында Баулыда Җиңү паркын һәм Хезмәт даны аллеясын реконструкцияләү башланды. Хәзерге вакытта монтаж эшләре бара.
Беренче этапта эш "Парклар һәм скверлар" республика программасы буенча (сәнгать мәктәбеннән самолетка кадәр участок) үткәрелә. Моңа Татарстан бюджетыннан 27 млн.сум бүлеп бирелгән.

Ә паркның һәм аллеяның калган өлешен яңарту өчен 70 млн. сумнан артык грант акчасы тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International