Баулылар балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультация ала алалар

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге тарафыннан балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эше оештырылды. Ул 3 июньгә кадәр эшләячәк.

Халыктан шалтыратулар көн саен кайнар линиягә телефон аша кабул ителә: 8(85569)56363, 8(85569)56362, 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, тәнәфес 12:00дән 13: 00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International