"Баулы-информ" баулыларны " Үлемсез полк" флешмобына кушылырга чакыра

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

"Баулы-информ" редакциясе 22 апрельдә "ҮлемсезПолкБавлы" онлайн-флэшмобын башлап җибәрде.

Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр буенча быел "Үлемсез полк" акциясе урамнарда үткәрелми.  Әмма аңа интернет киңлекләрендә кушылырга була.

"Баулы-информ" МР флешмобына кушылып (#Үлемсез ПолкБаулы), сугыш кырларында Ватаныбызны саклаган яки тылда тырышып эшләгән туганнарыгыз һәм якыннарыгызның фотосурәтләрен җибәрегез! Рус яки татар телләрендә фамилиясен, исемен, атасының исемен, сугышкан елларын, туган урыны, бүләкләре һ.б. турында язып җибәрегез.

Фото һәм текстны "Баулы-информ" төркемнәрендә биш социаль челтәрнең теләсә кайсы төркеменә ("ВКонтакте", "Инстаграм", "Одноклассники", "Фейсбук","Твиттер") яки slava_trudu@bk.ru электрон адресына юллый аласыз.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International