Баулылар зиратларга бара ала

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

6 майдан башлап Татарстан халкы зиратларга бара ала. Тик 1 сәгать эчендә ничек зиратка барып кайтырга өлгерергә?

Исегезгә төшерәбез, 6 майдан башлап республика халкы зиратка SMS-пропуск сервисы ярдәмендә йөри алачак. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 

Халыкның бер сәгать эчендә ничек зиратка барып җитеп, җыештырып килергә дигән соравына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җавап бирде. "Хәзерге вакытта - 1 сәгать - зиратка кадәр юлга исәпләнгән, ә урында булу вакыты исәпкә керми", - дип аңлатты Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International