Баулылар талпаннардан зыян күрә

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Апрель аенда барлыгы 11 талпан тешләү очрагы теркәлгән булса, май аеның беренче җылы көннәрендә үк гражданнардан 10 мөрәҗәгать кергән.

Баулы районында Баш дәүләт санитар табибы Галина Алатырева сүзләренә караганда, бу очракларның берсе дә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырлык булмаган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге талпанны үз бакчаларында эләктергән, дип билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International