Баулы районында бүгенге көнгә, 6 майга, коронавирус белән хәл тотрыклы кала. Узган тәүлек эчендә авыручылар артмады.
Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, 1 майга районның 39 кешесе күзәтү астында кала бирә. Санитар-эпидемиологик чараларны гамәлгә кертү башланганнан бирле барлыгы 178 кеше тикшерелгән.
Татарстанда бүген COVID-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. 5 майда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1969 елгы ир-атның гомере өзелгән. Аңа кадәр ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган булган.