"Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" акциясе кысаларында баулылар азык-төлек җыелмалары алдылар

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Узган ял көннәрендә "Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" хәйрия хәрәкәте автопоезды Казаннан азык-төлек җыелмалары алып кайтты. Аларны 588 баулылы алачак.

Җыелмалар аз тәэмин ителгән гражданнарга, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләргә биреләчәк. Бу хакта Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сөйләде.

Азык-төлек җыелмасы тартмасы шактый авыр – 12 килограмм. Аңа карабодай ярмасы, макарон, куертылган сөт, алма нектары -1 тартма, кара чәй – 1 пачка, ике шешә үсемлек мае, сыер ите – 2 банка, вафли, шикәр, бодай оны, сушки, кәнфит, яшел борчак.

Югарыда телгә алынган гаиләләр мондый җыелмаларны ике ай дәвамында (май, июнь) дүрт тапкыр алачаклар.

Әлеге "Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" хәрәкәте катлаулы эпидемиологик хәл чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар тарафыннан булдырылган.

Хәрәкәткә төрле оешмалар кушылды, аларның эшчәнлеге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу-Татарстанның 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерцияле булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар. 

2 майда азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе таратылды.

Баулыларга барлыгы 2342 җыелма таратылачак.

Фото: Баулы-информ, МКУ "БМР яшьләр эшләре бүлеге".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International