Баулыда миграция мәсьәләләре бүлегенең эш режимын үзгәрде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышын кисәтү һәм булдырмау буенча чаралар комплексы үткәрелүгә бәйле рәвештә миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре үз эш режимына үзгәрешләр керттеләр.

29 апрель көнне миграция мәсьәләләре бүлегенә гражданнарны кабул итү яңа тәртиптә үтте. Бу учреждениегә килгәнче, күп кенә клиентлар башта белгечләргә шалтыратып, ничәдә киләсен төгәл беләләр. Шулай ук клиентлар заявкаларын дәүләт хезмәтләре порталында калдыра. Бу чиратта тормау һәм чит кешеләр белән контактларны киметү мөмкинлеген бирә.

Сүз уңаенда, хәзер гражданнарны кабул итү махсус өстәл артында уза, бер клиент та эчке эшләр бүлеге белгечләре кабинетына керми. 

"Мин барлык гражданнарга да башта дәүләт хезмәтләре аша, йә 5-49-22, 5-19-19 телефоннары аша кабул итүгә язылырга киңәш итәм, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Игорь Садовников. - Шулай ук безнең учреждениедә булганда битлек һәм резин перчаткалар булуыгызны үтенәм".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International