Хезмәт ветераны Зөфәр Фазлыев үзенең юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Зөфәр Фазлыев бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гомере буе ул «Баулы» ЛПДСында бригада мастеры булып эшләгән. Фидакарь хезмәте белән олы хөрмәткә лаек булды.

Тормыш иптәше Халидә Рәхмәтулла кызы белән бергә 68 ел гомер кичергәннәрр, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген алар алты оныкларына һәм ун оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

Юбилярны телефоннан Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады һәм Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның котлауларын җиткерде.

Зөфәр Фазлыевка шулай ук ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International