Татарстан башкаласында 9нчы майда яңа һәйкәл куелачак

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

9 май байрагын Җиңү паркында 50 метрлы флагштокка күтәрү һәм каһарманнарга яңа һәйкәл ачу мизгелен казанлылар социаль челтәрләрдә онлайн-трансляцияләр, шулай ук "ТНВ" телеканалы аша карый алачак. 

Җиңү көнендә республиканың "ГАЗ-21" клубы" иҗтимагый оешмасысугыш еллары автомобильләрендә бәйрәм заезды үткәрәчәк.

Яңа һәйкәлнең прототибы - Гази Заһитов, ул Рейхстаг өстенә Җиңү Байрагын куючыларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International