Мәскәүдән кайткан Баулы кызы аны Татарстанда ничек каршы алулары турында сөйләде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Билгеле булганча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләр ике атна дәвамында үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәргә тиеш. Баулы районында андыйлар 32 кеше. Шуларның берсе - Флера Бекерова Баулы журналисты белән әңгәмә корырга ризалашты.

«Бөгелмә станциясенә поезд 17 апрельдә төш вакытында килде. Яныма полиция хезмәткәре килеп, аның белән узарга кушты, – дип сөйләде ул. - Махсус билгеләнгән урында сөйләштек. 1 майга кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш булачакмын, дип хәбәр иттеләр. Өйгә такси белән кайттым. 

Флера Рәшитовна әйтүенчә, күршеләре аның кайтуына бик сөенмәгән, борчылмаган.

"Күршеләремнең куркуын аңлыйм. Аларның тынычлыгы өчен, подъездга кергәч, беренче эш итеп, бөтен өслекләрне, үз фатирының ишеген антисептик белән эшкәрттем. Аннары Роспотребнадзорга ү шалтыраттым, - ди ул. – Шул ук көнне миңа полиция хезмәткәрләре килде, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штраф каралган, дип кисәттеләр. Соңрак Роспотребнадзор вәкилләре килде. Участок шәфкать туташы шалтыратты һәм көн саен хәлем турында хәбәр итүемне сорады».


Автор: Ләйсән Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International