23 апрельгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда 57 кеше коронавирус белән чирләгән, ә тулаем Россия буенча - 4774 кеше.
Кичә Баулы районында, шулай ук күрше Бөгелмә районында коронавирус беркемдә дә расланмаган. Бу хакта ТР буенча Covind-19га каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Шулай итеп, Баулыда элеккегечә ике кеше авырый.