Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Туган телебезне саклыйк!" дип исемләнгән әдәби уен игълан итә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Туган телебезне саклыйк! " дип исемләнгән әдәби уен игълан итте. Асылы шунда -  туган телдә Габдулла Тукай әсәрен укып һәм бу әсәрне башкаларга да укырга тәкъдим итеп, видео төшерү.

Әдәби челлендж Татарстанда 26 апрельдә билгеләп үтелүче Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган.
Конкурс шартлары Үзәк китапханә һәм Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының ВКонтактедагы рәсми төркемендә
✅Конкурс вакыты 22 апрельдән 30 апрельгә кадәр.

Сезнең роликлар үзәк китапханә һәм Баулы үзәк китапханәсенең рәсми төркемендә һәм инстаграмда @bavly_library  чыгарылачак

Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International