Баулыда юл разметкасын яңарталар

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Быел Баулыда төзекләндерү һәм санитар чистарту эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланды.

Язын юл полотносын юып, ремонтлап кына калмыйча, автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеге гарантларының берсе булган юл тамгасын да яңарталар.

Хәзерге вакытта Баулыда юлларга тамга төшерү буенча актив эш алып барыла. 

"Әлеге эшкә өч бригада җәлеп ителгән, бу 3 берәмлек техника һәм 6 эшче. Әлеге тамганың гомуми күләме 3750 квадрат метр тәшкил итә", - диде шәһәр Башкарма комитетының ТКХ бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин.

Тамга шәһәрнең түбән, үзәк, төньяк-көнбатыш өлешләрендә һәм 27-нче микрорайонда юл участокларында төшереләчәк.

Тамга төшергәндә яктылыкны чагылдыручы элементлар белән махсус юл буяулары кулланыла. Шуның аркасында төнге вакытта җәяүлеләр кичү урыннарында һәм машиналар йөрү өлешендә юл билгеләре күренеше яхшырачак.

Эшләр ике этапта башкарылачак, беренче этапны 8 майга кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Автор: Айгөл Идиятуллина.

Фото: Индира Сәйфуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International