Татарстанда Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм салюты күчереләчәк

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

РФ Президенты, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 9 майда массакүләм чараларны үткәрүне тыярга кушты.

Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында, авыруның яңа чыганакларын булдырмас өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан 2020 елның 9 маенда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан планлаштырылган бәйрәм салютын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде.

Салют булачак, әмма соңрак, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үткәрү датасы соңрак билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International