Баулы районында коронавирус белән авыруның беренче очрагын расладылар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Авыру кеше белән элемтәгә кергән затлар билгеләнгән, барысы да өйдә карантинда, алар анализлар биргән.

"Авыру кеше белән элемтәдә булган затлар өй карантинына урнаштырылды, Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре тарафыннан анализлар алынды. Аларның (авыру һәм аның белән элемтәгә кергән затларның) сәламәтлеге күзәтү астында», – дип хәбәр итә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин үзенең  Instagram битендә.

Баулы баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, авырган кеше хәзер Баулыда үз өендә карантинда. Авыруы җиңел формада үтә.

«Әлеге пациент үз өендә карантинда. Госпитализацияләүгә мохтаҗ түгел", - диде Глеб Алексеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International