Татарстанда чәчтарашханәләргә 20 апрельдән эшләргә рөхсәт иттеләр

2020 елның 18 апреле, шимбә

СМС-пропускларда өйдән чыгу өчен 11 нче номер астында яңа максат — «Чәчтарашханәдә булу» барлыкка киләчәк.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин карарга кул куйды, аннан күренгәнчә, республикада чәчтарашханәләр 20 апрельдән эшли башлаячак. Документ ТР Хөкүмәте порталында игълан ителде.

Чәчтарашханәләр түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш булачак: 

- смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә һәм респиратор авырулар билгеләре булган затларның эшенә юл куймаска; 

- бинадагы өслекләрне, гомуми кулланылыштагы урыннарны һәм җиһазларны көнгә кимендә 3 тапкыр дезинфекцияләргә;

- смена тәмамланганнан соң бинаны дезинфекция чаралары кулланып җыештырырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International