ТР Президенты үз-үзеңне изоляцияләү вакытында шәһәрләрдә патрульлек итүне көчәйтергә кушты

2020 елның 10 апреле, җомга

Оператив штабның кайнар линиясенә республика халкыннан шалтыратулар күп керә. Кешеләрне махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кешеләр күп булуы борчый.

Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар чаралар күрүне сорый.

Шуңа бәйле рәвештә республика Президенты бүгенге көннән (2020 елның 10 апреле) шәһәрләрне тиешле хезмәтләр белән патрульлек итүне көчәйтергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдәге Указы нигезендә административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар даирәсе шактый киңәйтелде.

Өйдә калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International