Подъездларны дезинфекцияләүче эретмә белән эшкәртү дәвам итә

2020 елның 10 апреле, җомга

Берничә көн инде Баулы халкы подъездларда хлор исе сизә.

Идарәче компания хезмәткәрләре подъездларны махсус дезинфекция эретмәсе белән эшкәрә. Мондый эшне атнага өч тапкыр үткәрәләр. Исе тәмсез, әмма моны безнең сәламәтлек өчен эшлиләр.

"Даими, атнага өч тапкыр, безнең оешма хезмәткәрләре подъездларны натрий гипохлориты белән эшкәртәләр", - дип хәбәр итте шәһәрнең идарәче компанияләренең берсе җитәкчесе Илдар Әсәдуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International