Баулы керү һәм чыгу махсус тәртибе гамәлдә булган шәһәрләр исемлегенә керә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта республикада 14 шәһәргә керү һәм чыгу махсус тәртиптә башкарыла: полиция, ЮХИДИ, Росгвардия хезмәткәрләре шәһәр чикләрендә кизү торалар һәм гражданның эштән яки эшкә китүен раслаучы документларын, белешмәләрне тикшерәләр. Әлеге режим Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Менделеевск шәһәрләрендә гамәлдә.

2 апрельгә Татарстанда 61 карантин режимын бозу очрагы теркәлгән, нигездә, чит илдән килгән һәм алар белән аралашкан кешеләр тарафыннан.

Исегезгә төшерәбез, республикада яшәүчеләр өчен 1 апрельдән гамәлдә булган смс-белешмә хезмәте кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International